Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Тукай районы эчке эшләр бүлеге башлыгы эштән алынды
Эчке эшләр министрлыгы комиссиясе Новотроицк мәктәбе укучылары белән өйрәнүләр уздыруга бәйле хезмәт тикшерүен тәмамлады.
(Казан, 25 декабрь, «Татар-информ»). Укучыларны җәлеп иткән өйрәнүләрдән соң Тукай районы эчке эшләр бүлеге башлыгы эштән алынды. Бу хакта ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Эчке эшләр министрлыгы комиссиясе Тукай районында мәктәп укучылары белән булган хәл буенча хезмәт тикшерүен тәмамлады. Аның нәтиҗәләре буенча Эчке эшләр органнарыннан берничә хезмәткәрне эштән азат итү турында карар кабул ителде.
Шулай итеп, күнегүләрне үткәрү урынын күчерү һәм балигъ булмаганнарны җәлеп итү турында нигезсез карар кабул иткән өчен Россия Эчке эшләр министрлыгының Тукай районы бүлегенең өлкән оператив кизү торучысы эштән алынды.
Өйрәнүләрне оештыру һәм үткәрүне тиешенчә контрольдә тотмаган, шулай ук хәл турында дөрес булмаган мәгълүмат биргән өчен Россия Эчке эшләр министрлыгының Тукай районы бүлеге полиция начальнигы урынбасары вазифаларын вакытлыча башкаручыны эштән азат иттеләр. Шулай ук Россия Эчке эшләр министрлыгының Тукай районы бүлек җитәкчесе дә өйрәнүләрне үткәрүне контрольдә тотмаган өчен эшеннән алынды.
Моннан тыш, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының оператив идарәсе башлыгына, аның урынбасарына һәм идарәнең өлкән инспекторына, шулай ук Россия Эчке эшләр министрлыгы Тукай районы бүлегенең полиция начальнигына һәм аның урынбасарына хезмәт вазифасына өлешчә туры килмәү турында кисәтү булды.
«Татар-информ» элек хәбәр иткәнчә, прокуратура шулай ук Новотроицк мәктәбендә өйрәнүләргә бәйле тикшерүне тәмамлаган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз