Восстание урамында булган янгында 40 яшьлек ир-атның гомере өзелгән

Янгын сүндерү хезмәткәрләре килгәнче биш бүлмәле фатир эче янган.
(Казан, 25 декабрь, «Татар-информ», Артур Еникеев). Казан Яңа Савин районының Восстание урамында узган төндә янгын чыккан.
«01» диспетчеры пультына янгын турында хәбәр 00.40 сәгатьтә килгән, янгын коридорлы системалы 5 катлы торак йортның 2нче катында чыккан. Янгын сүндерү хезмәткәрләре килгәнче биш бүлмәле фатир эче янган. Баскыч мәйданнарында көчле төтен исе булган. Кешеләр балконга чыгып, ярдәм сораган.
Янгын сүндерүчеләр автобаскыч буенча янгын чыккан фатир балконыннан һәм югары каттагы фатирлардан кешеләрне коткарганнар. 01.17 сәгатьтә янгын сүндерү хезмәткәрләре тарафыннан бер бүлмә хуҗасының үле гәүдәсе табылган.
Сөрем исе белән агуланган 2 кеше хастаханәгә озатылган.
Узган тәүлектә ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының янгын сүндерү хезмәткәрләре хәрби тревога буенча 40 тапкыр һәлакәт урынына барган, 9 янгын торак секторда чыккан. Алар тарафыннан барлыгы 22 кеше коткарылган.