420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 25 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанда йөк машинасы йөртүчесе тайгак юлда идарәне югалтып, юл читенә очып төшкән. Бу хакта юл-транспорт һәлакәте шаһитлары хәбәр итте.
Кичә Балык Бистәсе районында йөк машинасы йөртүчесе кар баскан юлдан барганда идарәне югалта һәм юл читенә очып төшә.
Авариядә машина йөртүчесе зыян күрмәгән һәм хастаханәгә барудан баш тарткан.