news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда җиңел машина һәм йөк машинасы белән авариядә ике кеше зыян күргән

Кичә кич Елга порты янында «Лада» һәм «Скания» бәрелешкән.

Казанда җиңел машина һәм йөк машинасы белән авариядә ике кеше зыян күргән
Елена Сәләхова

(Казан, 25 ноябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанда җиңел машина һәм йөк машинасы бәрелешә. Юл-транспорт һәлакәтендә ике кеше зыян күргән. Бу хакта «Татар-информ»га авария шаһитлары хәбәр итте.

Аларның сүзләренчә, авария кичә кичке сигезләр тирәсендә Шәриф Камал урамында Елга портыннан ерак түгел урында килеп чыккан. Тайгак юлда «Лада» руле артында кыз идарәне югалткан һәм ул «Скания» йөк машинасына килеп бәрелгән.

Һәлакәт нәтиҗәсендә җиңел машинаның ике пассажиры зыян күрде. Ашыгыч ярдәм медиклары аларны хастаханәгә алып киттеләр, ди шаһитлар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100