Социаль челтәрдә Чаллы шәһәрендә торак йортта шартлау урыныннан видео чыкты

Анда йорт түбәсенең бер өлеше, шулай ук ике югары катның җимерелгәне күренә.

(Казан, 25 октябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Социаль челтәрләрдә Чаллы шәһәрендә биш катлы торак йортта шартлау урыныннан видео чыкты. Анда йорт түбәсенең бер өлеше, шулай ук ике югары катның җимерелгәне күренә.

Бу хәл килеп чыгу нечкәлекләре ачыклана.

«Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, янгын сүндерүчеләр Чаллыдагы торак йорт янына килергә чыккан. Социаль челтәрләрдә хәбәр итүләренчә анда шартлау булган.