news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыга шартлау урынына Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин бара

Анда ике бала зыян күргән.

(Казан, 25 октябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча Премьер-министр Алексей Песошин Чаллыга һәлакәт урынына бара. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итә.

«Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, Чаллыда Татарстан урамында биш катлы йортта газ шартлаган. Анда ике бала зыян күргән.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100