news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда шартлауда имгәнгән дүрт кеше реанимациядә

1999 елгы, 22 яшьлек яшь кызның хәле кискен авыр дип бәяләнә, хәзерге вакытта табиблар аның гомере өчен көрәшә.

(Казан, 25 октябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Сәгать 21.00 гә җиткерелгән мәгълүматлар буенча, Чаллының Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсендә торак йортта газ шартлауда зыян күргән дүрт кеше ята.

Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр. 2010 елгы 11 яшьлек малайның хәле җиңелчә авырлык дәрәҗәсендә, тәне җәрәхәтләнгән, ул реанимациядә.

2004 елгы абыйсы — 17 яшьлек үсмер егет авыр хәлдә реанимациядә дәвалана.

1951 елгы, 70 яшьлек ир авыр хәлдә, шулай ук, реанимациядә, аны үпкәләрнең ясалма вентиляциясе системасына тоташтырганнар.

1999 елгы, 22 яшьлек яшь кызның хәле кискен авыр дип бәяләнә, хәзерге вакытта табиблар аның гомере өчен көрәшә.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100