news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда шартлау вакытында зыян күргән кызны йорт хәрабәләре астыннан чыгардылар

Шартлау вакытында зыян күргән 22 яшьлек кызны хастаханәгә алып киткәннәр.

(Казан, 25 октябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Бүген Чаллыда биш катлы йортта шартлау вакытында зыян күргән 22 яшьлек кызны хәрабәләр астыннан чыгардылар.

«1999 елда туган кызны чыгардылар. Аның хәле тотрыклы авыр дип бәяләнә. Аны Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә алып киттеләр», — дип хәбәр итә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100