Чаллыда биш катлы йортта шартлау мизгеле видеога эләккән

Көчле шартлаудан соң бина кыйпылчыклары кешеләргә һәм юлга төшә.

(Казан, 25 октябрь, «Татар-информ»). Чаллыда биш катлы йортта шартлау мизгеле видеорегистратор камерасына эләккән.

Кадрларда күренгәнчә, көчле шартлаудан соң бина кыйпылчыклары кешеләргә һәм юлга төшә.