Татарстанда мәктәпкә барышлый югалган баланы эзлиләр

Баланың гаиләсе Казан янындагы Васильево бистәсенә күптән түгел генә күченгән һәм биредә аның дуслары булмаган.

(Казан, 25 октябрь, "Татар-информ"). Бүген Татарстанда мәктәпкә барышлый 11 яшьлек малай югалган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына үз чыганакларыннан билгеле булды.

Чыганак мәгълүматлары буенча, гаилә күптән түгел Татарстанның Яшел Үзән районы Васильево бистәсенә күченгән. Яңа урында дуслары булмаган.

Валера исемле малайның иртүк мәктәпкә киткәнлеге билгеле, ләкин ул мәктәпкә килеп җитмәгән. Ул караңгы-зәңгәр төстәге чалбар, зәңгәр куртка кигән. 

Агентлыкка үз чыганагы хәбәр иткәнчә, бала беренче тапкыр гына югалмый.

Малай турында мәгълүматы булган кешеләрдән 8-906-322-53-60 (Илфат) телефонына буенча шалтыратырга сорыйлар.