Башкортстанда машинада билгесез әйбер шартлап, бер ир-ат һәлак булган

Тикшерүчеләр кеше үлеме һәм канунсыз шартлаткыч әйбер йөртү буенча җинаять эше кузгаткан.

(Казан, 25 октябрь, "Татар-информ"). Башкортстанның Ишембай шәһәрендә бүген машинада билгесез әйбер шартлап, бер кеше һәлак булган. Бу хакта РИА “Новости”га Россия Эчке эшләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Светлана Абрамова хәбәр иткән.

"Тикшерүчеләргә билгеле булганча, Ишембай шәһәрендә яшәүче ике ир туган шәхси машиналарында Сосновая урамыннан баран. Фаразлар буенча, пассажир кулындагы билгесез әйбер шартлаган. Гадәттән тыш хәл аркасында, ул кеше үлгән”, – дип хәбәр иткән Светлана Абрамова.

Тикшерүчеләр кеше үлеме һәм канунсыз шартлаткыч әйбер йөртү буенча җинаять эше кузгаткан.

"Хокук сагындагылар җинаять эшенә кемнең катнашы булуын ачыклый, тикшеренүләр үткәрелә һәм үлем сәбәбе ачыкланачак”, –дип җиткергән агентлык әңгәмәдәше.