Казахстанда яшәүче шагыйрь Равил Гозәиров вафат

Мәрхүмгә 29 сентябрьдә 79 туласы иде.

(Казан, 25 сентябрь, «Татар-информ»). Казахстанда яшәүче шагыйрь Равил Гозәиров 24 сентябрьдә вафат булган.

Татарстан Язучылар берлеге әлеге хәбәрне Рәниф Шәриповка сылтама белән хәбәр итә.

«Казахстанда яшәүче шагыйребез Равил Гозәиров вафат (29.09.09.24.1942.2021). Бу хакта Татарстан Язучылар берлегенең Ватсап төркемендә Рәниф Шәрипов хәбәр итте. Мәрхүмнең урыны җәннәттә булсын. Якыннарына сабырлык телибез. Урыны җәннәттә булсын», диелә әлеге хәбәрдә.