news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллы трассасында йөк машинасына бара торган килеш ут капкан

Гадәттән тыш хәл төнлә Катмыш авылы янында була.

Чаллы трассасында йөк машинасына бара торган килеш ут капкан
социаль челтәрләр

(Казан, 25 сентябрь, «Татар-информ», Екатерина Пронина). Чаллы трассасында бара торган килеш ут капкан йөк машинасын сүндерү өчен янгын сүндерүчеләрне чакырганнар. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте дип хәбәр итте.

«Скания» йөк автомобиле М7 трассасы буйлап бара. Машина Катмыш авылы янында көтмәгәндә яна башлый.

«Янгын чыгуның беренче сәбәбе — йөк машинасы механизмнарының ватык булуы. Машина йөртүче сәламәтлегенә зыян килмәгән», — диде агентлыкка Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100