Яшел Үзән психоневрология интернатында авыру хатын-кыз үтерелгән

Җинаять кылуда аның күршесе – 71 яшьлек хатын-кыз шикләнелә.

(Казан, 25 сентябрь, "Татар-информ"). Яшел Үзән психоневрология интернатында 79 яшьлек авыру хатын-кыз ятагында үле килеш табылган, дип хәбәр итә Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий.

22 сентябрьдә иртән палатада өлкән яшьтәге хатынның үле гәүдәсе табылган. Мәеттә буу эзләре һәм күзе зараланганлыгы ачыкланган. Әлеге факт нигезендә “Үтерү” маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Җинаятьтә аның күршесе – 71 яшьлек хатын-кыз шикләнелә.

Тикшерү фаразлары буенча, кичтән санитарлар хатын-кызны йокларга яткырган. Шуннан соң күршесе, ул үз-үзен белештерми дип табылган, аны үтергән, дип фаразлана. Ул үз гаебен таныган.

Якын арада стационар психолог-психиатрия экспертизасы билгеләнәчәк. Тикшерүчеләр булган хәлне ачыклый.