Узган тәүлектә Казанда 246 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән

9 кеше төрле дәрәҗәдә тән җәрәхәте алган
(Казан, 25 сентябрь, «Татар-информ», Артур Еникеев). Казан шәһәре Эчке эшләр идарәсенең ЮХИДИ мәгълүматлары буенча, узган тәүлектә башкалада 246 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, 9 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәте алган.
3.10 сәгатьтә «Мицубиси» автомобиленең 22 яшьлек йөртүчесе Пушкин урамыннан барганда тизлеген арттырган һәм К.Маркс урамындагы 33нче йортка килеп бәрелгән. Йөртүче Биектаудан килгән, аның машина йөртү таныклыгы юк, әле өстәвенә исерек тә булган. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә, чит ил машинасы пассажирлары - 1988 елгы 2 кызның баш мие селкенгән, берсе хастаханәгә озатылган.
ЮХИДИнең юл патруле хезмәткәрләре Ямашев проспектында тагын бер юл кагыйдәләрен бозучыны тоткарлаган. 1979 елгы ир-ат идарә иткән "ВАЗ-2107” автомобиленең дәүләт номерлары булмаган, ул машина белән исерек хәлдә һәм документларсыз идарә иткән. Тоткарланучы Яңа Савин районы эчке эшләр идарәсенә озатылган.
Узган тәүлектә Казанның ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан юлда йөрү кагыйдәләрен бозган өчен 918 йөртүче һәм 208 җәяүле административ җаваплылыкка тартылган. 199 йөртүче тизлек режимын бозган өчен, 147се – куркынычсызлык каешын куллану кагыйдәләрен бозган, 101е – каршы як полосага чыккан, 8е – кешеләрне утыртып йөрү кагыйдәләрен бозган (шул исәптән балаларны махсус урындыкка утыртмау) өчен җаваплылыкка тартылган, 12 йөртүче транспорт белән исерек килеш идарә иткән өчен тоткарланган.