“Ак Барс” командасында тәрбияләнгән хоккейчы үлгән

Бүген төнлә автомобиль һәлакәтендә хоккейчы Александр Яковлев фаҗигале төстә һәлак булган
(Казан, 25 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген төнлә автомобиль һәлакәтендә “Торос” (Нефтекамск) командасы сакчысы, Казанның “Ак Барс” командасында тәрбияләнгән хоккейчы Александр Яковлев фаҗигале төстә һәлак булган.
Хоккейчыга бары тик 25 яшь кенә иде, дип хәбәр итә “Ак Барс” клубының матбугат хезмәте.
Тренер Александр Дюмин тәрбияләгән спортчы 1999-2003 елларда “Ак Барс-2” командасы өчен Россия беренчелегендә чыгыш ясаган, аннары «Кедр» (Новоуральск), «Южный Урал» (Орск), «Металлург» (Серов), «Торос» (Нефтекамск) югары лига командаларында уйнаган.
“Александр Яковлевның вакытсыз вафат булуына кайгырабыз һәм аның туганнары, якыннарының кайгысын уртаклашабыз. Аның якты истәлеге йөрәкләребездә мәңге сакланыр. Саша, авыр туфрагың җиңел булсын”, - диелә “Ак Барс” сайтындагы хәбәрдә.