Краснодар краендагы һәлакәт уңаеннан ике җинаять эше кузгатылган

Бу хакта идарә тармагының рәсми вәкиле Светлана Петренко хәбәр итте.
(Казан, 25 август, «Татар-информ»). Россия Тикшерү комитеты Кубань елгасында пирстан автобусның суга төшеп китүе турындагы җинаять эшенә куркынычсызлык таләпләренә җавап бирми торган хезмәтләр күрсәтү хакындагы маддәне өстәде. Бу хакта идарә тармагының рәсми вәкиле Светлана Петренко хәбәр итте, дип яза "Известия".
 
Моннан алдарак Тикшерү комитетының «Юл хәрәкәте кагыйдәләрен һәм транспорт чараларын эксплуатацияләүне бозу» маддәсе буенча җинаять эше кузгатуы билгеле булган иде.
 
Шунысын да искәртик: Краснодар краенда автобусның суга төшеп китүе аркасында һәлак булучыларның саны 14кә җитте. 24 кешене коткарып калганнар. Юл-транспорт һәлакәте Краснодар краеның Темрюк районында булган.