Краснодар краенда автобусның 12 пассажиры һәлак булган

Гадәттән тыш хәл Волна бистәсе янында килеп чыккан.
(Казан, 25 август, «Татар-информ»). Краснодар краенда автобусның суга төшеп китүе аркасында 12 кеше һәлак булган, дип хәбәр итә РИА Новости.
 
Гадәттән тыш хәл Волна бистәсе янында килеп чыккан. Автобуста 35 кеше – эшчеләр төркеме булган. 20 пассажирны коткарганнар, тагын өчесенең язмышы билгесез.
 
Агентлык мәгълүматлары буенча, автобус дүрт метр биеклектән суга чумган. Бу урында диңгезнең тирәнлеге 12 метр, диелә.