Азнакайда батып үлгән ир-ат табылган

Коткаручылар аны 3 тәүлек дәвамында эзләгән

 (Казан, 24 август, “Татар-информ”). МЧСның Азнакай районы бүлегеннән узган атнада Ык елгасында (Чәкән авылы территориясе) 1965 елгы ир-атның суга батып үлүе турында хәбәр алдык. Коткаручылар аны 3 тәүлек дәвамында эзләгәннән соң гына табып алган, дип хәбәр итә “Маяк” газетасы. "Коену өчен махсус билгеләнмәгән урыннарда су кермәгез, тирәнлеге күпме, төбе нинди булуы билгесез сулыкларда коенмагыз.Сак булыгыз!" - дип кисәтә басма.