news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә ковидтан вафат булучылар саны гыйнвар максимумына җитте

Узган тәүлектә Россиянең 85 төбәгендә коронавирус йоктыруның 20 393 очрагы теркәлгән.

(Казан, 25 июнь, «Татар-информ»). Россиядә ковидтан вафат булучылар саны гыйнвар максимумына җитте - 601 очрак теркәлде. Илдә коронавирустан вафат булучыларның гомуми саны 132 064кә җитте.

Коронавируска каршы көрәш буенча оператив штаб хәбәр итүенчә, узган тәүлектә Россиянең 85 төбәгендә коронавирус йоктыруның 20 393 очрагы теркәлгән. Пациентларның 15,3 процентында авыруның клиник билгеләре булмаган.

Мәскәүдә 7 916 кеше авыру йоктырган, 1 772 кеше хастаханәдә ята. 98 кеше вафат булган. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100