news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәттә түбәдән егылып төшкән кызның аягына койманың очлы башы кергән

Урынга килгән коткаручылар махсус кайчылар белән койманың бер өлешен кисеп, баланың аягын ычкындырган.

 Әлмәттә түбәдән егылып төшкән кызның аягына койманың очлы башы кергән
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы

(Казан, 25 июнь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Әлмәттә Тукай проспектында бер кыз түбәдән егылган. Баланың аягына койманың очлы башы кергән.

Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Урынга килгән коткаручылар махсус кайчылар белән койманың бер өлешен кискән, баланың аягын ычкындырганнар һәм аны ашыгыч ярдәм табибларына тапшырганнар. 


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100