Татарстанда урман янгыннары куркынычы сәбәпле шторм кисәтүе игълан ителде

25-29 июнь көннәрендә республикада янгыннарның югары куркынычы саклана.

(Казан, 25 июнь, “Татар-информ”). Татарстанда урман янгыннары куркынычы сәбәпле шторм кисәтүе игълан ителде. Бу хакта Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

25-29 июньдә республика территориясендә урыны белән дүртенче класслы урман янгыннары куркынычы сакланачак.