Яшел Үзәндә бер миллион сумга якын акчаны талап алганнар

Полиция җинаятьчеләрне эзли

 (Казан, 25 июнь, “Татар-информ”). ЗМЗ (Яшел Үзән машина төзү заводы) проходноенда билгесез кешеләр шунда торучы банкоматны талаган.

Район эчке эшләр бүлеге матбугат хезмәткәре хәбәр иткәнчә, җинаятьчеләр аппараттан 948, 1 мең сум белән картриджны тартып чыгарган. Каравыл начальнигы булган хатын-кызны бәйләп салганнар. Үзләренең битләрендә медицина битлеге булган. Полиция җинаятьчеләрне эзли, дип хәбәр иттә Яшел Үзән җирле газетасы.