Казан полицейскийлары кеше үтерү белән бәйле 11 ел элек кылынган җинаятьне ачкан

Шуны эшләүдә шикле ир үтерелүченең йортында шул гомер яшәгән

 (Казан, 25 июнь, “Татар-информ”). Казан полицейскийлары кеше үтерү белән бәйле 11 ел элек кылынган җинаятьне ачкан. Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсенең төркем җинаятьчелегенә каршы көрәш бүлеге хезмәткәрләренә казанлының кеше үтерүгә катнашы булу мөмкинлеге турында хәбәр килеп ирешә.

Тикшерү барышында оперативниклар шуны ачыклый: 2004 елның 3 апрелендә Казанның Авиатөзелеш районында урнашкан йортларның берсендә 2 иптәш һәм аларның берсе белән бергә яшәгән хатын спиртлы эчемлекләр эчә. Ир-атлар арасында гауга чыга һәм алар сугыша башлый. Нәтиҗәдә, 35 яшьлек ир 41 яшьлек көндәшенә берничә тапкыр каты итеп суга. Соңгысы җәрәхәтләрдән җинаять урынында ук җан бирә. Җинаять эзләрен яшерү максатыннан, шикле ир-ат үтерелүче белән яшәгән хатын белән бергә мәетне йорттан ерак түгел урнашкан сарайдагы базга төшереп, туфрак белән күмеп куя. Шуннан соң алар корбанның йортында яши башлый.

23 июнь көнне полицейскийлар җир астыннан үтерелүченең скелетка әйләнгән гәүдәсен табып ала. Шуннан соң ук үтерүдә шикле 46 яшьлек казанлы тоткарлана. Аның сүзләренә караганда, җинаять кылуга этәргән сәбәп – аның югарыда әйтелгән хатын белән бергә корбанның йортында яшисе килүендә.

Хәзерге вакытта әлеге очрак буенча РФ Җинаять Кодексының 105нче маддәсенең 1нче өлеше (“Кеше үтерү”) буенча җинаять эше кузгатылган.

Тоткарланучы гаебен таныган, ул сак астында. Шулай ук аның белән бергә яшәп, җинаять кылу фактын яшергән хатынны җаваплылыкка тарту мәсьәләсе хәл ителә.

Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсе матбугат хезмәте мәгълүмат бирде.