Җенси канәгатьләнүнең төрле ысулларын тәкъдим иткән инглиз теле укытучысы – тикшерүчеләр карамагында

Тикшерү нәтиҗәләре буенча процессуаль карар кабул ителәчәк.

(Казан, 25 июнь, “Татар-информ”). Массакүләм мәгълүмат чараларында, шул исәптән, интернетта социаль челтәрләрдә, Казан мәктәпләренең берсендә инглиз теле укытучысы булып эшләүче 26 яшьлек ир-атның бер яшүсмергә җенси канәгатьләнүнең төрле ысулларын тәкъдим итүе турында мәгълүмат чыккан иде. Әлеге факт буенча, РФ Тикшерү Комитетының Татарстан буенча тикшерү органнары тарафыннан башлангыч тикшерүләр ачылган.
Башлангыч фаразлар буенча, ир-ат социаль челтәрләрнең берсендә яшүсмер белән хат алышкан һәм аңа саунага барырга, шулай ук порнографик эчтәлекле фильмнар карарга тәкъдим иткән.
Хәзерге вакытта вакыйганың барлык нечкәлекләрен ачыклауга багышланган чаралар үткәрелә. Тикшерү нәтиҗәләре бенча процессуаль карар кабул ителәчәк, дип хәбәр итә ТР буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесе ярдәмчесе.