Янгын сүндерүчеләр Иннополиста балконда чыккан утны сүндергән

Бер кеше дә зыян күрмәгән.

(Казан, 25 май, «Татар-информ»). Иннополиста Спорт урамындагы биек йортларның берсендә янгын чыккан, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ»га ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе матбугат хезмәтендә.

Янгын турында хәбәр көндезге сәгать өчтә 101нче янгын сагы номеры буенча алынган. Алтынчы кат балконында әйберләр янган. Янгынның гомуми мәйданы 3 квадрат метр тәшкил иткән.

Янгын сүндерүчеләр тиз арада утны сүндергән. Бер кеше дә зыян күрмәгән.