Васильево янында өлкән яшьтәге ир-атны эзлиләр, яр буенда аның көймәсе табылган

Тәртип сакчылары фаразлавынча, аның суга батуы да ихтимал.

(Казан, 25 май, «Татар-информ», Полина Шевчук). Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән «Татар-информ» агентлыгына белдерүләренчә, кичә 17.06 сәгатьтә Васильево бистәсе янындагы бер утрауда 73 яшьлек ир-атның югалуы хакында хәбәр килгән.

Полицейскийлар кинологлар белән бергә яр буенда аның көймәсен табып алган, ир-ат үзе якын-тирәдә күренмәгән. Тәртип сакчылары фаразлавынча, аның суга батуы да ихтимал.

Урынга шулай ук Кече үлчәмле көймәләр буенча дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре һәм коткаручылар да килгән.

Бүген иртән 2нче зона янгын-коткару отряды водолазлары югалган ир-атны эзләргә керешәчәк. Әлеге хәлнең сәбәпләре ачыклана.