Казанда каршы як полосадан барган машина йөртүчене эзләп табып, тиешле җәза биргәннәр

35 яшьлек хатын-кыз үз гаебен тулысынча таныган.

(Казан, 25 май, «Татар-информ», Полина Шевчук). ЮХИДИ инспекторлары, социаль челтәрләрне өйрәнгәндә, бер видеороликка юлыккан. Анда КIА автомобилен идарә итүче хатын-кыз каршы як полосадан хәрәкәт итә.

Казан шәһәре Дәүләт автоинспекциясеннән «Татар-информ» агентлыгына хәбәр итүләренчә, полицейскийлар роликның Оренбург проезды урамында төшерелүен, шулай ук җиңел автомобиль хуҗасының шәхесен ачыклаган.

35 яшьлек хатын-кыз үз гаебен тулысынча таныган. Аңа карата административ хокук бозу турында беркетмә төзелгән. Хәзер автоледига зур күләмдә штраф, шулай ук ярты елга кадәр машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителү яный.