news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда 23 яшьлек мотоциклчы кыз җиңел автомобиль белән бәрелешкән

Юл һәлакәтендә гаепле кызның уң аягы җәрәхәтләнгән.

(Казан, 25 май, «Татар-информ»). Казанда 23 яшьлек мотоциклчы кыз җиңел автомобиль белән бәрелешкән. Бу хакта шәһәр Дәүләт автоинспекциясеннән хәбәр иттеләр.

Кичә кичке 9да Казанның Җиңү проспекты һәм Минская урамы чатында юл-транспорт һәлакәте булган.

Мотоциклны «иярләгән» 23 яшьлек кыз, светофорның кызыл утына чыгып, 30 яшьлек ир-ат идарә иткән «Лада Гранта» автомобиленә килеп бәрелгән.

Юл һәлакәтендә гаепле кызның уң аягы җәрәхәтләнгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100