Казанда подъездда гранатага охшаган әйбер табылган йорттан кешеләрне эвакуациялиләр

Урынга саперлар төркеме килгән инде.

(Казан, 25 апрель, «Татар-информ»). Адоратский урамындагы күп катлы йортларның берсендә яшәүчеләрне эвакуациялиләр, анда подъездда гранатка охшаган предмет табылган. Бу мәгълүматны «Татар-информ»га ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә расладылар.

Агентлыкка хәбәр итүләренчә, бу урынга саперлар төркеме килгән инде. Башлангыч мәгълүматлар буенча, табылган гранатаның запалы - кабызгычы юк, шуңа күрә ул өйрәнү предметы булырга мөмкин. Алга таба мәгълүмат тулырак ачыклана.