Чаллыда көймәдән егылып төшкән балыкчы ятьмәгә уралып батып үлгән

Батып үлгән ирнең мәетен шаһитлар ярга чыгарган.

(Казан, 25 апрель, «Татар-информ»). Чаллыда «Энергетик» бакчачылык ширкәте янындагы Аккош күлендә ир-ат батып үлүе турында хәбәр кичә 20.37 сәгатьтә ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру 112 номерына килгән. Бу хакта «Татар-информ»га ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

Билгеле булганча, көймәдә 51 яшьлек ир-ат күлгә ятьмә тикшерергә барган булган. Ул көймәдән егылып төшеп, балыкчы ятьмәсенә уралган һәм чыга алмыйча батып үлгән. Янәшәдә балыкчыга ярдәм итә алыр кеше булмаган.

Батып үлгән ирнең мәетен шаһитлар ярга алып чыккан. Алар аны полиция хезмәткәрләренә тапшырган.