Казанда өлкән яшьтәге ир-ат машина астында калган

Юл-транспорт һәлакәтендә зыян күрүченең аягы җәрәхәтләгән.

(Казан, 25 апрель, “Татар-информ”). Казанда Яңа Савин районында Мусин урамында җиңел машина тиешсез урыннан чыгып килүче өлкән яшьтәге ир-атны бәрдергән, дип хәбәр ителә социаль челтәрләрдән кулланучылар хәбәрендә.

Шаһитлар сүзләренчә, “Форд” автомобиле хуҗасы ир-атны вакытында күреп алган, әмма машинасын тиз арада туктатырга теләсә дә, ир-атны бәрдерүдән читләшә алмаган. Юл-транспорт һәлакәтендә зыян күрүченең аягы җәрәхәтләгән.