news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда тагын ике кеше коронавирус корбаны булган

Республикада пандемия башланганнан бирле Covid-19 инфекциясеннән 409 кеше үлгән.

(Казан, 25 март, «Татар-информ»). Татарстанда Covid-19 инфекциясеннән тагын ике үлем очрагы теркәлгән.

«Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнде», - диелә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәрендә.

1930 елда туган хатын-кыз һәм 1956 елда туган ир-ат вирус корбаны булган. Республикада вирустан барлыгы 409 кеше вафат булган. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100