Чирмешәнгә килгән кунаклар, баганага бәрелеп, кеше машинасын җимергән

Бер кеше имгәнгән.

(Чирмешән, 25 март, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән», Евгений Ромин). Машина йөртү таныклыгы да булмыйча, руль артына утырып юл һәлакәте ясаган берәүне район суды өч ел сынау срогы белән өч елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итте. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

20 яшьлек Павел Ржечковский үзенең Сергей исемле ике дусты белән Чирмешәнгә килгәч, шунда яшәүче танышларының автомобиль салонында төн кунарга була. Әлбәттә, бу хуҗа рөхсәте белән эшләнә. Кунаклар «Җиделе» машинасын кабызмаска дип ышандыра, ник дисәң машина ачкычы урынында була.

Кызык ясарга теләп, егетләр спиртлы эчемлекләр алалар һәм бераздан яхшы ук кызалар. Ә төнге икедә, ярамаганлыгын һәм биргән вәгъдәләрен онытып, машинаны кабызалар һәм Бөгелмәгә барып кайтырга ниятлиләр.

Руль артына Ржечковский утыра. Ул газга басып бик кәттә генә кузгалып китә, тик Чирмешәнне чыкканда ук, Сабан туйлар уза торган стадион тирәсендәрәк, электр баганасына килеп бәрелә.

Ржечковский үзе һәм бер Сергей куркып кына өлгерәләр — аларга берни булмый, ә менә арткы утыргычта йокымсырап барган икенче Сергей авыр тән җәрәхәтләре ала.

Төнге сәяхәт яшьләр өчен күңелсез тәмамлана. Берсе хастаханәгә эләгә, икенчесе хөкем ителә. Шуның өстәвенә аларга ышанып бирелгән автомашина да җимерелә.