420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 25 март, «Татар-информ», Полина Шевчук). Бер көн эчендә Казанда «зебра»да ике хатын-кызны бәрдергәннәр. Аларны җитди зыян күргән. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына шәһәр автоинспекциясендә сөйләделәр.
Беренче юл-транспорт һәлакәте кичә 15.00 сәгатьтә Мичурин һәм Чистай урамнары киселешендә булды. Башлангыч мәгълүматлар буенча, «Опель» шоферы сулдан борылган вакытта юл бирмәгән һәм 67 яшьлек хатын-кызны бәрдергән. Авария нәтиҗәсендә, җитди имгәнүләр белән хатын-кызны хастаханәгә озаталар.
Кичкә таба Мәүлетов урамы Җиңү проспекты белән кисешкән урында 24 яшьлек «Хендэ» шоферы юл бирми һәм «зебра»да 46 яшьлек хатын-кызны бәрдерә.