Апаста Казаннан килгән кибет карагын тотканнар

Ул 8 айга ирегеннән мәхрүм ителгән һәм ул җәзасын гомуми режимлы төзәтү колониясендә үтәячәк.

(Апас, 25 март, «Татар-информ», Апастово-информ»). Казанда яшәүче 19 яшьлек егет Апастагы бер сәүдә үзәгендә  киштәдәге 16 мең сумнан артык торучы смартбукны алып сумкасына яшерә. Шуннан соң берни булмагандай сәүдә үзәгеннән чыгып китә. Каракның эзенә бик тиз төшәләр. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Тикшерү кайнар эздән башлана һәм смартбукның кибет киштәсеннән кайчан һәм ничек югалганлыгы бик тиз ачыклана. Гаепләнүчегә саллы видеодәлилләр белән расланган җинаятен танудан башка чара калмый.

Район хокук сакчылары аның моңа кадәр дә закон белән дус булмавын оператив ачыклыйлар. Апас суды каршына баскач та ул чираттагы җинаятен раслап, район үзәгендә кылган чираттагы гамәлләрен таныды һәм дөресен сөйләп бирде.

«Аның элек тә җавапка тартылуы, шуннан соң да төзәлү юлын сайламавын нигез итеп алып, Апастагы бу караклыгы өчен карар инде җитдирәк булды. Ул 8 айга ирегеннән мәхрүм ителде һәм ул җәзасын гомуми режимлы төзәтү колониясендә үтәячәк», дип хәбәр итә район прокуроры урынбасары Василий Макаров.