Буа районында трактор белән җиңел машина бәрелешкән

Юл-транспорт һәлакәте Казан – Ульяновск юлының 105нче километрында килеп чыккан.

(Казан, 25 март, “Татар-информ”). Буа районында трактор белән җиңел машина бәрелешкән.  Җиңел машина хуҗасы зыян күргән. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Юл-транспорт һәлакәте кичә көндез Казан – Ульяновск юлының 105нче километрында килеп чыккан. “Лада” машинасы һәм МТЗ тракторы маңгайга-маңгай бәрелешкән. Юл-транспорт һәлакәтендә зыян күргән 28 яшьлек җиңел машина хуҗасын хастаханәгә озатканнар.



Һәлакәт урынында 1, 111нче янгын-сүндерү часте, зона янгын сүндерү-коткару бүлеге хезмәткәрләре, полицейскийлар, медицина хезмәткәрләре эшләгән.