Кукмара авылларының берсендә энесе абыйсын пычак белән яралаган

Хәзерге вакытта тикшерү эшләре бара

  (Казан, 25 март, «Татар-информ»). 20 мартта көндезге сәгать 12ләр тирәсендә Кукмара районы Адай авылында яшәүче 1974 елгы ир кеше үзенең 1968 елгы абыйсын пычак белән яралый. Хәзерге вакытта тикшерү эшләре бара, дип белдерә район эчке эшләр бүлеге башлыгы Рамил Нургалиев районның “Хезмәт даны” басмасына.