Яңа Чишмә районында скважиналарны бораулаучы ярдәмчесе булып эшләгән егет эш урынында һәлак булган

Хәзерге вакытта фаҗиганең барлык нечкәлелкәрен ачыклауга юнәлдерелгән тикшерү гамәлләре үткәрелә

(Казан, 25 март, “Татар-информ”). Кичә, 24 нче март көнне, Яңа Чишмә районының шул ук исемдәге авылыннан 8 км ераклыкта “Пионер-2000” ЯАҖ скважиналарны бораулаучы ярдәмчесе булып эшләгән 22 яшьлек егет бораулау установкасыннан егылып төшә. Шуның нәтиҗәсендә имгәнеп, тән җәрәхәтләреннән ул урында ук җан бирә.

Әлеге факт буенча РФ Тикшерү комитеты ТР буенча тикшерү органнары тарафыннан РФ ҖК 143 нче маддәсенең 2 нче часте (хезмәт сагы кагыйдәләрен бозып, саксызлык аркасында кеше үлеменә китерү) буенча җинаять эше кузгатылган.

Тикшерү версиясе буенча, егет бораулау торбаларын беркетү өчен вышкага менгән, әмма эшче белән бергә конструкция җиргә авып төшкән. Егет баш миенең ачык җәрәхәтенә, кабыргалары сынуына һәм эчке органнары өзелүгә дучар була, нәтиҗәдә, ул җан бирә.

Хәзерге вакытта фаҗиганең барлык нечкәлелкәрен ачыклауга юнәлдерелгән тикшерү гамәлләре үткәрелә. Җинаять эшен тикшерү дәвам иттерелә, дип хәбәр итә РФ Тикшерү комитеты ТР буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе.