news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда росгвардиячеләр төнлә янгыннан инвалидны коткарырга ярдәм иткән

Сигнализация тавышын олы кызлары ишеткән һәм әти-әнисен уяткан, алар тәрәзә аша урамга чыкканнар, балаларны мунчага керткәннәр.

Татарстанда росгвардиячеләр төнлә янгыннан инвалидны коткарырга ярдәм иткән
«Татар-информ» архивы

(Казан, 25 февраль, «Татар-информ»). Росгвардиячеләр төнлә чыккан янгыннан инвалидны коткарырга ярдәм иткән. Бу турыда Росгвардиянең Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, төнлә  Васильево бистәсендә бер катлы кирпеч йортта янгын чыккан. Янгын сигнализациясе эшләү нәтиҗәсендә зыян күрүчеләр юк, барысы да урамга чыгарга өлгергән. Якынча мәгълүматлар буенча, янгын электр җиһазларын монтажлау кагыйдәләрен бозу аркасында чыккан булырга мөмкин.

Янгын чыккан йорт янына патруль росгвардиячеләре килгән. Алар килгәндә йорттан ун кеше үзләре урамга чыккан.

Сигнализация тавышын олы кызлары ишеткән һәм әти-әнисен уяткан, алар тәрәзә аша урамга чыкканнар, балаларны мунчага керткәннәр. Әмма йортта күптән түгел инсульт кичерү сәбәпле, йөри алмый торган бабай калган.

Росгвардиячеләр Ренат Хәмитов һәм Айрат Нәҗметдинов янгын чыккан йорттан 67 яшьлек ир-атны алып чыгарга ярдәм иткән

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100