news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанга керә торган урында берничә машина катнашындагы авариядә бер кеше зыян күргән

Бүген иртән «Олимпиец» спорт комплексы янында дүрт автомобиль юлны бүлешә алмаган.

Казанга керә торган урында берничә машина катнашындагы авариядә бер кеше зыян күргән

(Казан, 25 февраль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанга керә торган урында берничә машина катнашындагы авариядә бер кеше зыян күргән.

«Татар-информ» агентлыгына шәһәр Дәүләт автоинсекциясеннән хәбәр итүләренчә, авария бүген 7.58 сәгатьтә Урман арты бистәсендә - «Олимпиец» спорт комплексы каршында булган. Биредә домино принцибы буенча «Сузуки», «Санг Йонг», «Рено» һәм «Фольксваген» автомобильләре бәрелешкән.

Авария нәтиҗәсендә Япония автомобиленең 65 яшьлек пассажиры зыян күргән.

«Башлангыч мәгълүматлар буенча, юл һәлакәтендә „Сузуки“ автомобиленең йөртүчесе гаепле. Ул тиешле дистанцияне сакламаган», - дип искәрттеләр ЮХИДИ идарәсендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100