news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда урамда канализация коесына төшеп киткән хатын-кызны коткарганнар

50 яшьлек хатын-кыз, иңбашына зыян килү сәбәпле, кешеләр ярдәменнән башка гына өскә чыга алмаган.

Казанда урамда канализация коесына төшеп киткән хатын-кызны коткарганнар
ГУ МЧС России по РТ

(Казан, 25 февраль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанда урамда канализация коесына төшеп киткән хатын-кызны коткарганнар. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Кичә төн урталарында 112 бердәм номерына Фрунзе урамында бер хатын-кызның канализация коесына егылып төшүе хакында хәбәр килгән. Иңбашына зыян килү сәбәпле, ул кешеләр ярдәменнән башка гына өскә чыга алмаган.

Урынга килгән 2нче зона янгын-коткару отряды хезмәткәрләре 50 яшьлек зыян күрүчене өч метр тирәнлектән өскә чыгарган һәм ашыгыч ярдәм табибларына тапшырган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100