Башкортстанда булган һәлакәттә өч кешенең гомере өзелгән

М5 трассасында “Деу Нексия” һәм “Скания” йөк машинасы бәрелешкән.

(Казан, 25 февраль, “Татар-информ”). Башкортстанда булган һәлакәттә өч кешенең гомере өзелгән. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Башкортстан буенча ЮХИДИ идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Юл-транспорт һәлакәте М5 трассасында Туймазы районында килеп чыккан. 1335нче километрда “Деу Нексия” һәм “Скания” йөк машинасы бәрелешкән.

Җиңел машинадагы 23, 49 һәм 55 яшьләрдәге өч пассажир ир-ат һәлак булган. Ике машинаның да йөртүчеләре зыян күрмәгән.