news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда коронавирустан дүрт кеше үлгән

25 гыйнварга булган мәгълүматлар буенча, төбәктә ковидтан 1565 үлем очрагы теркәлгән.

(Казан, 25 гыйнвар, «Татар-информ»).Татарстанда ике ир-ат һәм ике хатын-кыз коронавирустан үлгән. 25 гыйнварга булган мәгълүматлар буенча, төбәктә ковидтан 1565 үлем очрагы теркәлгән.

Татарстанда коронавирустан барлыгы 1565 кеше, ә узган тәүлектә дүрт кеше үлгән, диелгән Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәрендә.

Шулай итеп, 1957 һәм 1958 елда туган ике ир-ат, 1940 һәм 1949 елда туган ике хатын-кыз ковид корбаны булган.

Росстат мәгълүматлары буенча, Россиянең төрле төбәкләрендә һәм, шул исәптән, Татарстанда да коронавирустан теркәлгән һәм теркәлмәгән үлем очраклары арасында аерма күзәтелә. Статистика ведомствосы мәгълүматы буенча, ноябрьдә Татарстанда коронавирустан 1,9 меңгә якын кеше үлгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100