news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Автоинспекторлар Санкт-Петербургтан килгән пассажирда пистолет һәм патроннар тапкан

Ачыкланганча, пассажир пистолет һәм патроннарны Чабаксардан яшеренгән урыннан алган һәм Уфага алып барган.

(Казан, 25 гыйнвар, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанның ЮХИДИ стационар постында автоинспекторлар автомобильне туктаткан. Машина белән Санкт-Петербургта яшәүче 41 яшьлек хатын-кыз идарә иткән.

«Татар-информ»га республика Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр итүләренчә, машина йөртүче һәм Новгородта яшәүче 34 яшьлек пассажир үзләрен борчулы һәм шикле тоткан. Полиция хезмәткәрләре аларның шәхси әйберләрен тикшерергә булган. Пассажир утыргычы артында төргәк тапканнар. Анда ике пистолет һәм 400 патрон булган.

Хатын-кызны һәм ир-атны полиция бүлегенә китергәннәр. Ачыкланганча, пассажир пистолет һәм патроннарны Чабаксардан яшеренгән урыннан алган һәм Уфага алып барган. Анда аларны шулай ук яшерен урынга куярга тиеш булган.

Моннан тыш, экспертиза ачыклаганча, сигнал патроннары белән ата торган пистолетлар хәрби патроннар белән ата торган итеп ясалган.

Бу фактка карата «Коралны, утлы коралның төп частьларын, хәрби кирәк-яракларны законсыз рәвештә алу, тапшыру, сату, саклау, күчерү һәм үзең белән йөртү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100