news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алабугада ел башыннан 300 кешегә битлек режимын бозган өчен штраф салганнар

Роспотребнадзор үз һәм әйләнә-тирәдәгеләрнең куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен битлек йөртергә киңәш итә.

Алабугада ел башыннан 300 кешегә  битлек режимын бозган өчен штраф салганнар

(Казан, 25 гыйнвар, «Татар-информ»). Алабугада җәмәгать урыннарында һәм транспортта битлек режимын үтәүне тикшереп тору дәвам итә. Ел башыннан 300 административ беркетмә төзелгән.

Алабуга районы администрациясе матбугат хезмәтендә беренче тапкыр кагыйдә бозган очракта, ул еш кына кисәтү белән тәмамлана дип ачыклык керттеләр. Кабат хокук бозган гражданнарга 15 мең сумнан 40 мең сумга кадәр, вазифаи затларга 50 мең сумнан 150 мең сумга кадәр штраф каралган. Бу турыда «Новая Кама» газетасы хәбәр итә.

Роспотребнадзор кеше күп җыела торган урыннарга һәм җәмәгать транспортында үз һәм әйләнә-тирәдәгеләрнең куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен битлек кияргә киңәш итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100