news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәттә өлкән яшьтәге ир-ат тәмәке белән йоклап янгын чыгарган һәм пешкән

Янгын кичә иртән шәхси йортта чыккан.

Әлмәттә өлкән яшьтәге ир-ат тәмәке белән йоклап янгын чыгарган һәм пешкән
ГУ МЧС России по РТ

(Казан, 25 гыйнвар, «Татар-информ», Полина Шевчук). Әлмәттә өлкән яшьтәге ир-ат тәмәке белән йоклап янгын чыгарган һәм пешкән. Бу турыда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр

Кичә 7.14 сәгатьтә ашыгыч хезмәтенең 112 бердәм номерына Белоглазов урамында ике гаилә яши торган шәхси йортта янгын чыгуы турында хәбәр килгән.

Өч минуттан 15нче янгын-сүндерү коткару часте хезмәткәрләре таунхаус янына килеп тә җиткән. Алар бүлмәләрнең берсендә матрас януын ачыклаган. Янгын сүндерүчеләр йокы бүлмәсендә караватта өлкән яшьтәге ир-атны тапкан, аны махсус битлек белән урамга алып чыкканнар һәм ашыгыч ярдәм табибларына тапшырганнар.

2-3 дәрәҗәдә пешкән 80 яшьлек пенсионерны «Татнефть» ГАҖ медсанчастена салганнар.

Берничә минутта янгынны сүндергәннәр. Янгын 1 кв метр мәйданга зыян китергән.

Беренчел мәгълүмат буенча, янгын тәмәке тартканда сак булмау сәбәпле, чыккан.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100