news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тукай районында чаңгы базасы янындагы урманда бер ир-ат адашкан

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре бер сәгать дәвамында «Снежок» ял базасы янындагы Боровецкий урманы территориясен тикшергән.

(Казан, 24 декабрь, «Татар-информ»). Коткаручылар Татарстанның Тукай районында чаңгы базасы янындагы урманда адашкан ир-атны тапкан. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Кичә көндез Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына «Снежок» ял базасы янындагы Боровецкий урманында 45 яшьлек ир-атның адашуы хакында хәбәр килгән.

Чаллы коткаручылары адашкан ир-атны бер сәгать эчендә табып, полицейскийларга тапшырган. Ир-атка медицина ярдәме кирәк булмаган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100