Казанда ТР хәрби комиссары урынбасары улына карата җинаять эшен тикшерәләр

Хәзерге вакытта хөкем ителүче сак астында

  (Казан, 24 декабрь, «Татар-информ», Юлия Ревина). Бүген Казанның Идел буе район судында ТР хәрби комиссары урынбасары Дмитрий Гурылевның улы Владислав Гурылевка карата җинаять эшен карау башланды.
Владислав Гурылев “ВЭБ-лизинг” ААҖ ннән җинаять юлы белән алынган милекне легальләштерүдә һәм мошенниклыкта гаепләнә.
Хөкем ителүче 2013 елның 1 ноябреннән 2013 елның 26 ноябренә кадәр сак астына алынган иде. 25 ноябрьдә сак астында калдыру срогы 26 декабрьгә кадәр озайтылды.