19 яшьлек кызның хәбәрсез югалуы буенча җинаять эше кузгатылган

Казанда 19 яшьлек кызның юкка чыгу факты буенча тикшерү алып барыла
(Казан, 24 декабрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гаттарова). РФ прокуратурасы каршындагы Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе Заречье районара бүлегендә, 19 яшьлек кызның хәбәрсез югалуы буенча җинаять эше кузгатылган. Мәгълүм булганча, 22 ноябрь көнне Казан шәһәре Вахитов районы Эчке эшләр идарәсенең кизү тору бүлегенә, 19 яшьлек сеңлесен эзләү гаризасы белән аның өлкән абыйсы мөрәҗәгать итә.
Тикшерү күрсәткәнчә, 19 ноябрь көнне 23 сәгать тирәсендә кызлар Казанның Бауман урамында йөргәндә, аларны өйләренә кайтарып куярга тәкъдим иткән ир-ат белән таныша. Автомобиль салонында ир-ат кызларны шампан шәрабе белән сыйлый, аннан “Миллениум” күперен узгач, караңгы урында туктап, кызларга бәйләнә башлый.
Кызларның берсе могҗиза белән автомобиль салоныннан чыгып котылуга ирешә. Икенче кызның кайда икәне хәзерге вакытка кадәр билгесез. Ул җинаять корбаны булгандыр дигән фаразлар бар.
Хәзерге вакытта тикшерү алып барыла, дип хәбәр итә ТР прокуратурасы каршындагы тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Эдуард Абдуллин.